2020 елда район җирлегендә 3365, агымдагы елда 1136 автоном янгын хәбәрчеләре куелган

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

22 август көнне Әҗмәт авылында сарай янып бетә. Сәбәбе - яшен сугу. Әлеге янгында да өйгә зыян килми. 

24 август көнне янә Яңа Кормаш авылында янгын чыгып, 2 райондашыбызның гомере өзелә. Сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Гади тел белән генә әйткәндә, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан. Әлеге йортка авыл башлыгы үз хисабына янгын хәбәрчесен дә алып куйган булган, әмма әллә эшләмәгән, әллә эшләп тә, яхшы гына бәйрәм иткән ике күршене уята алмаган ул.  

9 сентябрь көнне Адай авылында буш торган йортның (хуҗалары Яр Чаллы шәһәрендә яши) сараена ут каба. Сәбәбе - ут төртү. 

11 сентябрьнең төнендә Актанышта шәхси йортның түбәсендә, электр үткәргечләрдән чыккан кыска ялганыштан янгын хасил була. Ярый әле йорт махсус янгын хәбәрчеләре белән җиһазланган була. Шул коткара да. Йорт хуҗасы янгынны вакытында күреп алып сүндерергә өлгерә. Ут 1 кв. метрда зыян салып өлгерә. 

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Янгын хәбәрчеләре кыйммәт тормый. шактый кибетләрдә сатыла. Электр үткәргечләр сузасы юк, йортның төрле җиренә куярга була. Кечкенә генә җиһаз зур фаҗигаләрдән һәм югалтулардан саклап кала ала. 

2020 елда район җирлегендә 3365,  агымдагы елда 1136 автоном ян

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International