Бүгенге көндә районда 124 кеше ОРВИ һәм 89 кеше пневмония белән авырый. 9 кеше Минзәлә шәһәре, 19 кеше Яр Чаллы инфекцион госпитальдә дәвалана (28 кеше). Ел башыннан 328 райондашыбыз инфекцион госпитальләрдә ятып кайтты.
Соңгы атнада 103 кеше авырды, 11е - инфекцион госпитальләргә җибәрелде, 123 кеше дәваланды.
2021 елның 8 аенда 101 райондашыбыз Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авырды. Узган ел әлеге сан 13 не генә тәшкил иткән. Ел башыннан әлеге авыру аркасында 15 райондашыбыз бакыйлыкка күчте.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!