ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Актанышта

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген эшлекле сәфәр белән Актанышта булды. Иң әүвәл, Киров авылындагы Актаныш сөт комбинатының эшчәнлеге белән танышты ул.

Сөт комбинаты агымдагы елда  195 миллион сум инвестиция ярдәмендә модернизация эшләре дәвам итте, яңа линияләр, җиһазлар урнаштырды, ассортиментны арттырды.    2021елның беренче ярты еллыгында 300 млн.сумлык продукция җитештерде.

Биредә хезмәт күрсәтү өчен яңа эш урыннары булдырылды. 2019 елда 82 кеше хезмәт куйган булса, бүгенге көндә 191 кеше эшли.

Комбинат проектның беренче этап егәрлегенә  чыкты һәм көненә 200 тонна сөт эшкәртә, тулаем инвестицияләр күләме 5 млрд. сум тәшкил итте. Киләчәктә, 1000 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы, чистарту корылмалары төзүне планлаштыра.

Сәфәр барышында Мидхәт Рәфкать улы "Актаныш агрегат завод"ы, промпарк, ИП Ярмиев Равилнең металл эшкәртү цехы, Актаныш икмәк комбинаты һәм технология техникумы эшчәнлеге белән дә танышты.

Актаныш агрегат заводы 2021 елда КамАЗ автомобильләре өчен җитештерелгән запас детальләр ассортиментын 50 дән 90 га кадәр җиткерде. Шулай ук, быелдан йөк машиналарына арткы күпер механизмы узелын җитештерә башлады. Бүгенге көндә биредә 115 кеше эшли. Ел ахырына, оешма акча керемен  1 млрд. сумга җиткерү бурычын куя.

 “Актаныш” сәнәгать паркы”ның мәйданы кинәйтелгәннән соң, “Актаныш агрегат заводы” биредә резидент булып теркәлде. Модернизацияләнгән производстводан тыш, яңа җитештерү объектларын сафка бастыру планлаштырыла, бүгенге көндә 50 млн. сумлык инвестиция җәлеп итте.

 Резидентларның берсе “Газстройсервис” оешмасы. Металл конструкцияләре җитештерү цехы бүгенге көндә оешмалар һәм халык ихтияҗларын үтәп, тулы куәткә эшли. Биредә металлдан ясалган механизмнарны буяу һәм киптерү буенча югары технологияле җиһазлар кулланыла.

Яңартылган сәнәгать паркында 11  резидент үз эшен алып бара, аларда  200 гә якын эш урыны булдырылган. 

“Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе” элеваторны техник яктан җиһазландыру максаты белән 40 млн.сум инвестицияләр җәлеп итте. Оешма, соңгы 3 елда 150 мең тонна икмәкне экспортка озатты. Бүгенге көндә, баржаларга икмәк төяү күләмен 5 мең тоннага  җиткерү максаты белән, су юлындагы причалны яңарту эшен алып бара.

ТР икътисад министры оешма җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр белән дә очрашты. Актаныш районының икътисади үсешенә зур бәя бирде ул.

Актаныш, икътисади үсеш буенча республикада беренче 15 район арасында үзенең ныклы урынын алып тора. Һәрвакыт алгарышта булды. Башка районнарга үрнәк итеп куярлык гамәлләрегез шактый. Мисал өчен, шул ук ресурс үзәген генә алсак та, сездә ул район өчен кирәк булган белгечләр әзерли.  Республикадагы башка 40ка якын ресурс үзәкләр әле бу дәрәҗәдә эшли алмый. Менә шушы системалы эш, әлбәттә алгарышка алып бара. Билгеле, башкарасылар да шактый. Бүгенге көндә сәнәгать паркын җанландырып җибәрергә кирәк. Без моның өчен бар көчләрне дә җәлеп итәчәкбез. Шушы арада үсеш буенча “юл картасы” булдырып әлеге мәсъәләне дә хәл итәрбез, - дип ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International