Сентябрьның 2 атнасында Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә 158 хәбәр теркләлгән. 7 җинаять эше кузгатылган.
15 август көнне Яңа Әлем авылында яшәүче ир-атка, автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, кабат спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырганы җинаять эше кузгатылды.
Үзенең балигъ булмаган улына тиешенчә тәрбия бирмәгән, баланың гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куйган өчен Актаныш районында яшәүче ир-ат карата җинаять эше кузгатылды.
2021 нче елның 1 сентябрендә Актаныш авылында яшәүче ир-ат, спиртлы эчемлек кулланган килеш, кулына пычак тотып үзенен әтисенә карата үтерү сүзләре белән яный. Үз-үзен кулда тота алмаган райондашыбызга җинаять эше кузгатылды.
2021 нче елның 14 сентябрендә, иртәнге сәг. 7.00 дә, Минзәлә шәһәрендә яшәүче ир-ат Актаныш районы, Пучы авылында яшәүче 1972 нче елгы ханымга пычак белән бер-ничә тапкыр сугып авыр тән җәрәхәтләре китерә. Нәтиҗәдә, ханым вафат була.