ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген "Әнәк" агрофирмасы мисалында "21 гасыр хуҗалыгы нинди булырга тиеш?" дигән сорауга җавап табылды. Мал алдына азык салып аның сөт биргәнен көтеп утыра торган чор түгел хәзер. "Әнәк" агрофирмасында әлеге эш системага салынган. Бар эш цифрлаштырылган дисәк тә арттыру булмас. 


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Укулар 27-29 октябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Катнашу өчен, 22 октябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча https://clck.ru/Y2oPr онлайн форма тутырырга кирәк. Чараны оештыручылар: «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» РИО, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

2021 елның 20 октябрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә. Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр. Кабул итү алдан язылу (8552) 32-05-99, 32-06-00 телефоннары буенча башкарылачак.


15
октябрь, 2021 ел
җомга

"Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернатта бүген 5 сыйныф укучыларын гимназистка кабул итү чарасы узды. Балаларның күңелле мизгелләрен район башлыгы Энгель Фәттахов та уртаклашты. 
- Гимназия укучылары алар һәрвакыт алдынгы, әдәпле, тәрбияле булдылар. Гимназистлар ерактан күренеп, аерылып тора. Сез дә шушы дәрәҗәне төшерми, милләтебезгә, районыбызга хезмәт итәрлек зыялы шәхесләр булып үсеп җитегез! - дип теләкләрен җиткерде ул тәбрикләү сүзендә. 

Ил тарихында беренче цифрлы халык санын алу 15 октябрьдә башлана. Кәгазь анкеталар урынына электрон анкеталар эшләнгән, аларны исәпкә алучылар планшетларда тутырачак.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Кайчагында матурлык салонында сезгә сыйфатсыз хезмәт күрсәтергә мөмкиннәр. Әрләшү һәм низаглашу - бу хәлдән чыгу юлы түгел. Закон кысаларында эш итү иң яхшысы.

Үзбәкстанлылар Татарстанның 20 районында республика Президентын сайлауда тавыш бирәчәк
Үзбәкстанлылар үз Республикасы Президентын 24 октябрьдә сайлаячак, ә сайлау кампаниясе 23 июльдә башланды. Бу көнне тавыш бирү Россиянең барлык алты Генераль консуллыгында узачак.
Үзбәкстанда яшәүчеләр республика Президентын сайлауларда Татарстанның 20 районында тавыш бирәчәк.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

✔Ковидка каршы мәҗбүри вакцинацияләү таләбе
38 төбәктә кабул ителде.
✔ ️ Мәдәни-күңел ачу чараларына керү өчен QR-кодлар системасы 26 төбәктә кертелде.
✔ ️ Спорт чараларына керер өчен QR-кодлар - 25 төбәктә кертелде.
✔ ️ Кунакханәләр өчен QR-кодлар-13 төбәктә кертелде.

Коронавируска бәйле чикләүләр кергән беренче көнне үк 334 райондашыбыз вакцина ясаткан. "Моңа чаклы көненә 80-90 кешегә прививка ясый идек, хәзер вакцинациягә килүчеләрнең саны бераз артты. Әмма шуңа да карамастан, чират һәм ажиотаж юк. Дүрт төрле вакцинада бар. Әле кичә генә тагын 2 мең доза вакцина кайтты" ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Могтазиров Рөстәм Азат улы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International