Актанышның ике зиратында да өмәләр гөрли. Иске зиратта агач төпләреннән арындыру бара, Актанышбаш ягындагысында чүп ташлау урыны үзгәртелә.
Моңа чаклы бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызга зират капкасы янында укылган соңгы догага аминне чүплеккә карап тота идек. Күңелсез күренеш иде ул. Хәзрәтебезнең киңәше һәм җирлек башлыгының тырышлыгы белән ниһаять әлеге вазгыяттән уңай хәл ителде. Рәхмәт үзләренә!
22 октябрь көненә Татарстанда COVID-19ның 135 яңа очрагы теркәлгән.
31 кеше хастаханәгә салынган, 104 кеше өйдә дәвалана.
География:
1. Казан – 69
2. Яр Чаллы-25
3. Азнакай – 2
4. Аксубай – 5
5. Актаныш – 1
6. Алексеевск – 1
7. Баулы – 1
8. Бөгелмә – 1
9. Югары Ослан – 3
10. Биектау – 1
11. Алабуга – 1
12. Зәй районы-3
13. Яшел Үзән – 2
14. Лаеш районы-1
15. Лениногорск – 1
16. Минзәлә – 2
17. Түбән Кама – 5
18. Нурлат – 5
19. Питрәч – 1
20. Балык Бистәсе – 1
21. Спас районы-1
22. Чистай – 1
23. Ютазы районы-2
Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «Иң яхшы комбайнчы-2021» республика конкурсы игълан иткән иде. Конкурс комиссиясе иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чабу мәйданы күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 235 җиңүчене билгеләде.
Алар арасында актанышлылар да бар. Бәйгедә Актаныштан 14 комбайнчы көч сынады. Аларның 11е "Әнәк" агрофирмасыннан. Механизаторлар комбайнның классына һәм суктырылган ашлыкның күләменә карап 50, 40 яки 20 мең сум премияләр белән бүләкләнде.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
21 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2021 елның 22 октябрендә.
Төнлә һәм көндез 2021 елның 22 октябрендә урыны белән көчле көньяк-көнбатыштан 15-20 м/с җил көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
21 октябрь көненә Татарстанда COVID -19 белән авыруның яңа 131 очрагы теркәлде. 38 кеше хастаханәгә салынган, 93 кеше өйдә дәвалана. Иң күп авыручылар саны Казанда - 59 кеше. Яр Чаллыда - 25 авыру теркәлгән. Актанышта бүгенгә - 2 кеше.
Авырлыклар алдында калганнарга яшәү яме өстәүче хәйриячеләр - "Тормыш бүләк итүчеләр" инициатив төркеме бүген район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашып, Актанышның картлар йортына 400 мең сумлык ярдәм күрсәттеләр: кер юу, ашарга пешерү техникалары, ашханәгә кирәк-яраклар бүләк итте алар.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2021 елның 18-23 августында Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-эссе температура көтелә: максималь һава температурасы +37 -..+39 градуска кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 21 октябрендә иртән, көндез һәм кичен һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Төньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты үткәндә республикада, көнбатыш районнардан башлап, көтелә:
- кар, юеш кар, яңгыр явачак;
көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр;
Иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы 0 тәшкил итәчәк..-1, көн дәвамында һава +2 кадәр җылыначак..+7˚.
Иртәнге сәгатьләрдә юлларның аерым участокларында бозлавык, кар боткасы барлыкка килергә мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.
4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бозлавыкта:
Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә ахсус таяк кулланырга киңәш ителә.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген хакимияттә район башлыгының урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә, җирлек башлыклары катнашында үзарасалым мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Биредә район үзәгендә башкарылган эшләргә хисап ясалды. Иске Сәфәр һәм Яңа Әлем җирлекләрендәге уңай мисаллар искәртелде.
Дүшәмбе, 18 октябрьдә шәхси йортларны газ бүлү челтәрләренә тоташтыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Программаны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле документларны Россия премьер-министры Михаил Мишустин раслады. Программа белән шәхси, гаилә һәм йорт ихтыяҗлары өчен газ кулланнган очракта гына файдаланырга булачак. Программа коммерция максатларында газдан файдаланырга ниятләүчеләргә кагылмый.
Бүген хакимияттә район терлекчелек тармагының эшчәнлегенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Дөньядагы һәм илдәге соңгы вазгыятьләрне исәпкә алып, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм җирлек башлыклары катнашында видеоэлемтә форматында узды ул.
Сентябрь ае нәтиҗәләре буенча беренчелеккә янә "Әнәк" агрофирмасы лаек булды. 2 урында "Наратлы", 3 урында - "Чишмә" хуҗалыгы. Ярыш шартлары үтәлмәү сәбәпле, "Наратлы" хуҗалыгына акчалата кызыксындыру тәтемәде.