Тормыш бүләк итүчеләр" инициатив төркеме Актанышның картлар йортына 400 мең сумлык ярдәм күрсәттеләр

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Авырлыклар алдында калганнарга яшәү яме өстәүче хәйриячеләр -  "Тормыш бүләк итүчеләр" инициатив төркеме бүген район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашып, Актанышның картлар йортына 400 мең сумлык ярдәм күрсәттеләр: кер юу, ашарга пешерү техникалары, ашханәгә кирәк-яраклар бүләк итте алар. Әлеге инициатив төркемдә якташыбыз, Актаныш егете – Илназ Әминов та катнаша.

  • Безнең инициатив төркемдә 35 кеше катнаша һәм һәркем үзенең хәйриячелек проектларын тәкъдим итәргә мөмкин. Мин инде, Актаныш егете буларак, үзебездәге ярдәмгә мохтаҗларны исәпкә алып, Пучы авылындагы картлар йортына ярдәм проектын алга куйдым. Һәм Аллага шөкер, менә бүген, кирәкле суммалар җыеылып беткәч, биредә, инде шактый гына искереп килгән техникалар яңартылды. Район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтовага рәхмәт. Бик нык ярдәм иттеләр. Якын киләчәктә Актанышыбызда кедр агачлары утыртып, яңа паркка нигез салырбыз дип ниятләп торабыз, - ди ул.

Әлеге проекттан башка “Тормыш бүләк итүчеләр” башка акцияләрдә дә катнашалар. Күптән түгел Азнакай шәһәрендә кедрлар аллеясын булдырдылыр (1 100 000 сум). Яр Чаллы шәһәренең "Солнышко" тернәкләндерү үзәгенә җиһазларны яңарту һәм җиһазлар сатып алу өстендә эш бара (415 000 сум). Лениногорск районы, Иске Шөгер авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәйкәл яңарту эшләре бара (500 000 сум). Шул ук вакытта табигать-анабыз турында да онытмый алар. Яр Чаллы шәһәренең "Чиста урман" Ворошилов участок урманчылыгы территориясен чистарттылар (50 000 сум). Яр Чаллы шәһәренең 1нче санлы балалар поликлиникасы өчен дәвалау-профилактика учреждениесе кабинетына җиһазлар сатып алу өчен финанс ярдәм җыела (80 000 сум).

Әгәр сез дә читтә калмый, изге эшкә үз өлешегезне кертергә теләсәгез “Творцы жизни” инстаграм профиленә язылып, соңгы яңалыклар һәм проектлар белән танышып бара аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International