Бүген хакимияттә район терлекчелек тармагының эшчәнлегенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Дөньядагы һәм илдәге соңгы вазгыятьләрне исәпкә алып, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм җирлек башлыклары катнашында видеоэлемтә форматында узды ул.
Сентябрь ае нәтиҗәләре буенча беренчелеккә янә "Әнәк" агрофирмасы лаек булды. 2 урында "Наратлы", 3 урында - "Чишмә" хуҗалыгы. Ярыш шартлары үтәлмәү сәбәпле, "Наратлы" хуҗалыгына акчалата кызыксындыру тәтемәде.