Алдагы елда Актанышта үзарасалым 750 сум булачак

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Бүген хакимияттә район башлыгының урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә, җирлек башлыклары катнашында үзарасалым мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Биредә район үзәгендә башкарылган эшләргә хисап ясалды. Иске Сәфәр һәм Яңа Әлем җирлекләрендәге уңай мисаллар искәртелде.
- Үзарасалым ярдәмендә авылда шактый эшләр башкарыла. Аны бик кирәк дип саныйм мин. Авыл халкының да каршылыгы юк. Авылдашлар арасында бераз арттырып җыйсак дигән тәкъдимнәр дә яңгырый. Әлбәттә, каршы килүчеләр дә юк түгел. Әмма ни генә дисәң дә, авылда күп эшләр үзарасалым хисабына башкарыла, - ди Иске Сәфәр җирлеге башлыгы Мансаф Газизҗанов. һәм алдагы елда җирлектә үзарасалымны 1 мең сумнан җыелачагын искәртте. Мәңгелек юл-су проблемаларын гына түгел, авылның йөзен үзгәртер өчен дә кулай мөмкинлек ул. Шул исәптән балалар мәйданчыкларын булдыру, ял урыннары ясау һ.б. Читтә яшәүче авылдашларның да үзарасалым җыюда катнашырга теләк белдерүен ассызыклады ул.
Яңа Әлем җирлегендә башкарасыларны инде күптәннән, үзарасалым кергәнче үк, бердәм булып җыелып хәл итәргә өйрәнгәннәр. Баштагы мәлне кеше саен 50-100 сум җыелса, үзарасалым программасы кергәч 500 сум җыя башлаганнар.
- Бәлки 1 мең сумнан да җыярга булыр иде, әмма җирлектә яшәүчеләрнең финанс хәлләре төрле. Булган акчаны, депутатлар белән киңәшләшеп, иң әүвәл хәл итүне сораган мәсьәләләргә юнәлдерәбез. Зиратта агачлар киселде, Иске Әлемдә су кертү бара, баганаларда утлар алыштырасы бар, гомүмән, эш шактый әле, - ди Яңа Әлем җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова.

Район үзәгендә башкарылган эшләр белән җирлек башлыгы Илнур Хузин таныштырды. Бу хакта тулырак видеодан карап белә аласыз. Әле алар дәвам итә. Әлегә Ленин урамы буйлап су юлларын яңарту бара. Алдагы елга да шактый эш ниятләнгән. Җирлек башлыгы шулай ук, алдагы ел өчен үзарасалым күләмен кеше саен 750 сум булачак дип искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International