Актанышның ике зиратында да өмәләр гөрли. Иске зиратта агач төпләреннән арындыру бара, Актанышбаш ягындагысында чүп ташлау урыны үзгәртелә.
Моңа чаклы бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызга зират капкасы янында укылган соңгы догага аминне чүплеккә карап тота идек. Күңелсез күренеш иде ул. Хәзрәтебезнең киңәше һәм җирлек башлыгының тырышлыгы белән ниһаять әлеге вазгыяттән уңай хәл ителде. Рәхмәт үзләренә!