"Иң яхшы комбайнчы-2021" республика бәйгесендә Актаныштан 14 механизатор катнашты

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «Иң яхшы комбайнчы-2021» республика конкурсы игълан иткән иде. Конкурс комиссиясе иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чабу мәйданы күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 235 җиңүчене билгеләде.
Алар арасында актанышлылар да бар. Бәйгедә Актаныштан 14 комбайнчы көч сынады. Аларның 11е "Әнәк" агрофирмасыннан. Механизаторлар комбайнның классына һәм суктырылган ашлыкның күләменә карап 50, 40 яки 20 мең сум премияләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International