21 гасыр хуҗалыгы нинди булырга тиеш?

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Бүген "Әнәк" агрофирмасы мисалында "21 гасыр хуҗалыгы нинди булырга тиеш?" дигән сорауга җавап табылды. Мал алдына азык салып аның сөт биргәнен көтеп утыра торган чор түгел хәзер. "Әнәк" агрофирмасында әлеге эш системага салынган. Бар эш цифрлаштырылган дисәк тә арттыру булмас. Техниканың кайсы басуда нишләп йөргәнен, күпме ягулык яндырганына кадәр күренеп торганы белән хәзерге чорда берәүне дә аптыратып булмас әлбәттә. Ә менә көтү әйләнешен, малларның сәламәтлеген, продукция бирүчәнлеген энәсеннән җебенә кадәр теркәп барган, алларындагы азыкның сыйфатын көйләгән заманча технологияләр файдалану, техникаларның эшчәнлегенә яңалыклар кертү район өчен генә түгел, республикада да яңалык булып тора.
Агрофирма җитәкчесе, ТРның атказанган икътисадчысы Фарис Фәтхиев һәм аның яшьләр командасы бүген видеоэлемтә аша хуҗалыкны цифрлаштыру буенча серләре белән уртаклаштылар. "Төп максат - булган әйберне исраф итүдән китү, урлашу, ялганга юл куймау" ди Фарис әфәнде. Хуҗалыкның бар эшчәнлеге уч төбендә кебек күренеп тора. Механизатор тракторы янына килү белән махсус электроника моны теркәп куя. Кабынып, эшкә тотынса эш сәгатен саный башлый. Кырда булса - бер төрле, башка җирдә эшләсә икенче тариф белән. Ягулык белән шаяручыларга да юл ябык биредә. Бар саннар теркәлеп, гомумиләштерелә. Һәркемне кайда, ничек, күпме эшләгәне ачык. Хезмәт хакы алганда да санап интегәсе юк. Эшләгәнсең икән - аласың, юк икән - үпкәләү урынсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International