Бүген Иске Богады җирлегендә, район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә 25 форма киңәшмәнең күчмә утырышы узды.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
18 сәгатьтән. 11 апрель 11 сәгатькә кадәр. 12 апрель 2022 ел.
Төнлә һәм иртән 12 апрель 2022 Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге – учаклар ягуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чар яндыруны тулысынча тыю.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру даталарын раслады. Республика башлыгының тиешле указы аның рәсми сайтында урнаштырылган.
Документ нигезендә, 2022 елның 2 маенда - Ураза гаетен, 9 июльдә Корбан гаетен бәйрәм итәчәкбез.
Указ узган шимбәдә имзаланды.
11 апрельдә — Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне (International Day of Fascist Concentration Camps Prisoners Liberation) билгеләп үтелә.
1918 елның 8 апрелендә «волость, өяз, губерна һәм округ комиссариатларын хәрби эшләр буенча оештыру турында» Халык Комиссарлары Советы Декреты тарафыннан волость, өяз, губерна һәм округ комиссариатлары — хәрби эшләр буенча хәрби комиссариатлар оештырыла. Төп бурычларның берсе-халыкны хәрби хезмәткә әзерләү.
"Иман" спорт сараенда 2007 елгы егетләр арасында мини футбол буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары узды. Турнирда, Татарстанның төрле районнарыннан килгән 12 команда катнашты. Берничә көн дәвамында барган уеннарда чемпион исемен Мамадыш футболчылары яулады.
Җиңүчеләрне район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде.
Иртәгә, 8 апрельдә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр "Көндәлек тормыштагы стрессны ничек җиңәргә" исеме астында кайнар линия эшли. Сорауларыгызны 8 (800) 350-44-72 телефонына шалтыратып бирә аласыз.
Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда старт ала