Бүген Иске Богады җирлегендә, район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә 25 форма киңәшмәнең күчмә утырышы узды. Җирлек башлыгы, гомуми практика табибы, полиция участок вәкиле, район социаль яклау бүлеге һәм җирлекнең белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре катнашында оешкан сөйләшүнең нәкъ менә биредә узуы очраклы рәвештә түгел. Соңгы арада җирлектә эчкечелекнең артуы, шуңа ияреп авыр гаиләләрнең барлыкка килүе, балигъ булмаганнарның җинаять юлына басуы борчу тудыра. "Мактана торган җыеылыш түгел, чаң суга торган җыелыш бу" дип искәртте җирлек башлыгы Илсур Фәттахов. Ир-атларга караганда, хатын-кызларның хәмергә еш тартылуы, даими эчүчелек белән шогыльләнүе иң ямьсез күренешләрнең берсе. “Ир эчсә – мунча, хатын эчсә – йорт яна” ди халык. Эчкечелек белән мавыккан хатын-кызларда гаилә дә, бала кайгысы да юк.
Айга – 250 шешә
Авылда 4 кибет эшли. Шуларның берсендә генә айга 250 шешә хәмер сатылган. Литрларга салсаң 40 литрлы 3 флягадан да арта. Дөрес, юл буенда, авыл башында урнашкан ул. Бәлки шуның белән дә “алдырадыр”. Әмма башка кибетләрнең дә литражын кушсаң, хәтәр генә түгәрәк саннар чыгачак. “Хәмер сатуны тыеп караган идек, кибетләр бөлгенлеккә төште, ябылу куркынычы туды” ди җирлек башлыгы. Хәмердән башка ярмасы да, тәм-томы, башка кирәк-ярагы да бар бит әле. Бүтән авыллар кебек “тәгәрмәчле кибет”не көтеп утыруга калса күңелле булмас. Кибет бит ул һәр авылның үзәге, күпләр өчен иң беренче чиратта очрашу, гапләшү урыны да.
Алга таба нишләргә? Гомуммән, әлегә бу мәсьәлә ачык калды. Рамазан аенда начар гадәтләрдән тыелып, бәлки туры юлга басарлар дигән өмет бар.
Балаларга шогыль кирәк
“Мәктәптә бүгенге көндә бер түгәрәк кенә эшләп килә – көрәш кенә. Элекке чорда укудан соң балалар рәсемгә, биюгә, җырга, баянга йөри иделәр. Түләүле булгач, сирәкләнеп бетте, йөрүче юк хәзер. Башка авылларда күпләп йөриләр, ә бездә юк” дип сукранды җирлек башлыгы, яшьләргә шогыль кирәген ассызыклап. Әмма әлегә кадәр район хакимиятенә дә, сәнгать мәктәбенә дә “безгә шушы һәм шушы түгәрәкләр кирәк” дип мөрәҗәгать итүче булмаган. Кем әйтмешли, еламаган балага... гомумән караучы булмас. Район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева әлеге мәсьәләне яңа уку елы башында хәл итәргә кирәклеген искәртте. “Биредә бер кыенлык та юк, оештыру мөмкинлеге бар. Нинди түгәрәкләр кызыксындыра хәбәр итәрсез” диде ул.
Үз сәламәтлеген кайгыртмаган кеше – мәгънәсез кеше ул
Киңәшмә барышында үзәк хастаханәнең гомуми практика табибы Ләйлә Фоат кызы да чыгыш ясады. Җирлектәге халыкның диспансеризациягә йөрмәүләренә үртәлде ул. “70 яшьтән узганнар һәрдаим килеп, табиб киңәшләрен төгәл үтәп, сакланып кына торалар. Ә яшьрәкләр уйлап та бирми. Гәрчә шактый гына авыруларның башлангычы нәкъ менә шушы тикшеренүләрдә ачыклана” - дип ачынып сөйләде ул. Коронавирус белән авырып терелгәннәр өчен махсус оештырылган реабилитация курсларына да битараф калучылар барлыгын искәртте ул. “Ковид белән очрашмаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Авырып терелгәч тә, типсә тимер өзәрдәй ир-атларыбыз авыруның соңгы тәэсирләреннән бакыйлыкка күчә. Андый мисаллар соңгы арада шактый булды. Хастаханә шундый махсус программа тәкъдим иткәндә файдаланып калырга кирәк. Район башлыгы Энгель Фәттахов та еш әйтә бит “Үз сәламәтлеген кайгыртмаган кеше – мәгънәсез кеше ул” дип. Үзегезгә битараф булмасагыз иде!” дип ассызыклады Ләйсән Нурлыева.
Сөйләшү барышында җирлекнең белем бирү учреждениясе, полиция участок вәкиле, район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә чыгыш ясады. Киңәшмә тар кругта балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы белән дәвам итте.