11 апрельдә — Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне (International Day of Fascist Concentration Camps Prisoners Liberation) билгеләп үтелә. Нәкъ шушы көнне, 1945 елда Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәрә.
1933 елның 22 мартында Дахауда беренче концентрацион лагерь эшли башлый, ә алдагы елларда фашистлар миллионлаган кешеләрне системалы рәвештә үтерү урынына әверелгән бу лагерьларның зур челтәрен булдыралар.
Германия территориясендә һәм ул оккупацияләгән илләрдә барлыгы 14 меңнән артык концлагерь, гетто һәм төрмәләр эшләгән. Бухенвальд - нацистларның иң зур концентрацион лагерьларының берсе. Ул 1937 елның 19 июлендә Алманиянең Веймара шәһәре янында эшли башлый. 1945 елда аның 66 филиалы була.
Икенче бөтендөнья сугышы елларында үлем лагерьлары аша дөньяның 30 иленнән 20 миллионнан артык кеше узды, шуларның 5 миллионы — Советлар Союзы гражданнары. Якынча 12 миллион кеше һәлак булды, аларның 2 миллионга якыны балалар. Бары Бухенвальдта гына да 18 милләтнең 56 меңнән артык кешесе, шул исәптән 19 мең совет хәрбиләре юк ителгән.
1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд тоткыннары (Buchenwald) гитлерчыларга каршы интернациональ восстание күтәрә һәм иреккә чыга. Бу кешеләрнең биографияләре-яшь буын өчен чын батырлык дәресләре.
https://www.calend.ru/holidays/0/0/1007/