ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2022 ел
җомга

КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык 2022» республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналының икенче туры үтте.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәләре белән селектор киңәшмәсендә «эшмәкәрлек»проекты буенча эшнең төп өстенлекле юнәлешләрен тәкъдим иттеләр.

14 апрельгә Татарстанда коронавирус белән авыруның 250 яңа очрагы теркәлгән. 49 кеше хастаханәгә урнаштырылды. 18 яшькә кадәрге балалар-26 кеше.

Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы боерыгы белән, Бердәм Бөтенроссия спорт классификациясе (ЕВСК) нигезендә яшь шахматчыларыбыз Данияр Латыпов "Спорт мастерлыгына кандидат" разрядына (остазы И.Имамов), Рәзилә Нәбиева I спорт разрядына лаек булды (остазы Ф.Галимов). Спортчыларыбызны һәм районда шахмат спортын үстерүдә саллы өлешләрен керткән остазларын зур дәрәҗәләргә ия булулары белән ихластан котлыйбыз! Афәрин!


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина исемендәге Республика клиник онкодиспансерының Яр Чаллы филиалының медицина советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырыш кысаларында 2021 елда онкодиспансерның эш йомгаклары, 2022 елга бурычлар һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Чарада шулай ук шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре катнашты.

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасын тормышка ашыруның иң мөһим күрсәткечләреннән берсе-гражданнарны проектны тормышка ашыруга җәлеп итү һәм Программаны планлаштырганда халык фикерен исәпкә алу.

Бүген район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә махсус комиссия тарафыннан «Закон территориясе» бәйгесенең район этабында катнашучыларның эшләре тикшерелде.

Ишегалдында яз. Индивидуаль һәм кабатланмас кием кияргә яратучыларны турыдан-туры юл ательега алып бара. Кием дизайны аша үз-үзеңне күрсәтү идеясы безгә кадәр дә булган, безнең көннәрдә дә дәвам итә, мең елдан соң да шулай булачак. Кием-салым һәрвакыт аның иясенең статусын һәм җәмгыятьтәге урынын символлаштыра.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Иске Богады җирлегендә, район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә 25 форма киңәшмәнең күчмә утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International