Бүген район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә махсус комиссия тарафыннан «Закон территориясе» бәйгесенең район этабында катнашучыларның эшләре тикшерелде.
Мәгариф учрежденияләре арасында 1 урынны Иске Байсар мәктәбе, авыл җирлекләре арасында Яңа Әлем җирлеге яулады.
«Закон территориясе»(«Территория Закона») бәйгесе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты химаясе астында һәм республиканың эчке эшләр министрлыгы инициативасы буенча үткәрелә. Конкурста муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, оешмалар һәм уку йортлары территорияләрендә җинаятьчелек һәм хокук тәртибе торышы; җәмәгать оешмаларының, ирекле халык дружиналарының хокук тәртибен тәэмин итүдә катнашуы; Эчке эшләр органнарына матди-техник һәм социаль-көнкүреш тәэминаты мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү; хокук саклау юнәлешендәге чараларны оештыру; балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау эшендә булышлык күрсәтү буенча бәяләнә. Төп максаты - муниципаль берәмлекләр башлыкларын, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, уку йортлары һәм гражданнарны җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирүгә сизелерлек өлеш кертүче гражданнарны кызыксындыру.