КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык 2022» республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналының икенче туры үтте.
Биредә Россиянең башка төбәкләреннән килгән балалар катнашты. Быел проектка Мәскәү, Марий Эл, Чувашия һәм Башкортстан, шулай ук Самара өлкәсе һәм Пермь крае һәм беренче тапкыр Донецк Халык Республикасы вәкилләре дә кушылды.
Актаныштан Әлеге чарада 170 кә якын яшь талантлар катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
"Тамчы" вокал ансамбле - 2 урын (җитәкчесе Мостафина Л.Р.)
"Лачын" вокал ансамбле - 3 урын (җитәкчесе Нуриахметова Р.Н.)
"Ак инеш" бию ансамбленең кечкенәләр төркеме - 3 урын (җитәкчесе Фатхуллина Л.)
Җыр - Сөмбел Харисова - 3 урын (җитәкчесе Дж.Мусин)
Аяз Ялалов җыр - 2 урын, конферанс - 3 урын.
"Ак инеш" бию ансамбленең зурлар төркеме һәм яшь сандугачыбыз Гөлия Заһертдинова (җитәкчесе Исламова С.М.) "Пирамида" күңел ачу комплексында узачак, фестивальнең зур йомгаклау концертында катнашачак. Аларга ихластан уңышлар телибез һәм һәр катнашучыга, җитәкчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез! Афәрин!