Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру даталарын раслады

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру даталарын раслады. Республика башлыгының тиешле указы аның рәсми сайтында урнаштырылган.
Документ нигезендә, 2022 елның 2 маенда - Ураза гаетен, 9 июльдә Корбан гаетен бәйрәм итәчәкбез.
Указ узган шимбәдә имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International