Пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, майда гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай - апрель һәм май айлары өчен тиешле сумманы алачак. Апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.
Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме зур роль уйный. Түләү гаиләдә уртача кеше башына керем яшәү төбәгендә кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнәчәк.
Яна пособие гаиләдәге керем күләменә карап яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Түләүнең база күләме - 50%, ил буенча уртача - 6 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләдә керем яшәү минимумыннан ким булса, пособие төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. 75 процент куләмендә пособие билгеләп тә гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан азрак кала икән, ул вакытта балага төбәктә яшәү минимумының 100 проценты күләмендә максималь пособие билгеләнә.