1918 елның 8 апрелендә «волость, өяз, губерна һәм округ комиссариатларын хәрби эшләр буенча оештыру турында» Халык Комиссарлары Советы Декреты тарафыннан волость, өяз, губерна һәм округ комиссариатлары — хәрби эшләр буенча хәрби комиссариатлар оештырыла. Төп бурычларның берсе-халыкны хәрби хезмәткә әзерләү.
Совет властеның беренче елларында Совет Республикасы территориясендә 7 округ, 39 губерна, 385 өяз һәм 7 мең волость хәрби комиссариаты төзелә. Бүгенге көндә, РФ Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча (2018 елга), РФ 85 субъектында 84 хәрби комиссариат эшли, алар составына муниципаль берәмлекләр буенча 1,5 меңнән артык бүлек керә. Ә 8 апрель хәрби комиссариатларның туган көне дип санала.