Шушы көннәрдә, Казанда 2021-2022 уку елының олимпиада хәрәкәтенең нәтиҗәләре барланды.
Бүгенге көндә россиянең шактый төбәкләрендә аномаль кызу һава торышы урнашты. Бездә исә, җиләз иртәләр көзнең беренче көннәрен хәтерләтә. Быелгы җәй башка еллардан аермалы буларак "елак" һәм салкын килде.
Татарстан Республикасы Президентының «2022 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 9 нчы апрель, 256 нчы номерлы Указы нигезендә, 9 нчы июль – Корбан бәйрәмен үткәрү көне – эшләми торган бәйрәм көн булачак.
26 июнь Казан шәһәренең "УРАМ" паркында үткән Яшьләр көне бәйрәмендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында грантлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды
Бүген хакимияттә район Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов җитәкчелегендә, җирлек башлыклары, табиблар, мәктәп директорлары һәм хокук саклау органнары катнашында май ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы 25 форма киңәшмә узды.
Май ае нәтиҗәләре буенча җирлекләр арасында гадәттәгечә рейтинг ясалды
Бүген район башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда әлеге юнәлешкә кагылышлы барлык җаваплы органнар да катнашты.
Яңартылган бүлек хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен уңайлырак булыр дип көтелә - биредә пандуслар, киң ишекләр һәм персоналны чакыру төймәләре пәйда булачак.
Коррупция дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең абруен төшерә, эшмәкәрлекне үстерү, дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру, бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту өчен киртә булып тора. Әлеге тискәре күренешкә каршы тору барлык дәүләт (муниципаль) хакимияте органнары, учреждениеләр, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенең иң актуаль юнәлешләренең берсе булып кала.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
11 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 1 июль 2022 ел.
Төнлә һәм иртән 1 июль 2022 Татарстан территориясендә урыны белән көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.