Россия почтасының Пучы авылындагы бүлеген төзекләндерәчәкләр

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Ремонт эшләре тәмамланганнан соң анда почта һәм финанс хезмәтләре эшләячәк. Өстәвенә, Госуслуги сервисларыннан - исәпкә алу язмасын раслау, порталдан документларны бастырып чыгару һ.б. файдаланып булачак. Яңартылган бүлек хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен уңайлырак булыр дип көтелә - биредә пандуслар, киң ишекләр һәм персоналны чакыру төймәләре пәйда булачак. Почта филиаллары челтәрләрен ремонтлау һәм үстерү хакындагы сораулар буенча бүген, 29 июньдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия почтасы генераль директоры Максим Акимов фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International