Кайчан кояшлы кызу җәй киләчәк?

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә россиянең шактый төбәкләрендә аномаль кызу һава торышы урнашты. Бездә исә, җиләз иртәләр көзнең беренче көннәрен хәтерләтә. Быелгы җәй башка еллардан аермалы буларак "елак" һәм салкын килде.
Галимнәр фаразлаганча, июль аенда да могҗиза өмет итеп булмаячак. Ай дәвамында температураның кискен үзгәрешләре көтә. Уртача һава температурасы 20 градус булыр дип фаразлый алар.
Бөтен өмет августта. Җәйнең соңгы ае Россиядә метеокүзәтүләр тарихында рекордлы эссе сезон булырга мөмкин дип фаразлана. Явым-төшемсез кызу һава торышы урнашачак. Әлеге һава торышы көзнең беренче аенда дә дәвам итәр дигән өмет бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International