Бүген хакимияттә район Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов җитәкчелегендә, җирлек башлыклары, табиблар, мәктәп директорлары һәм хокук саклау органнары катнашында май ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы 25 форма киңәшмә узды. Райондагы яшәешебезне кай тарафка барганын күрсәткән иң авыр киңәшмәләрнең берсе ул.
Районның демографик хәле, авыр гаиләләр белән Ләйсән Нурлыева таныштырды. Ел башыннан 74, май аенда 8 бала дөньяга килгән. Узган айда 35 кеше (ел башыннан 196) вафат булган. Аларның 11 е -Актанышта. Ел башыннан иң күп халык вафат булган җирлекләр буларак Пучы, Күҗәкә, Аккүз, Тат.Суыксу авыл җирлекләре аталды (12-13 кеше). Май аенда эш яшендәге 5 кеше бакыйлыкка күчкән. Аларның 4 се даими рәвештә исерткеч эчемлекләр куллану аркасында.
"Бар күңелсез хәлләрнең дә нигезендә эчүчелек ята. Һәр авылда кемнең, кайда хәмер сатканын һәркем яхшы белә. Карап бетерегез!" дип ассызыклады район Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов.