Корбан бәйрәмендә ничек ял итәбез?

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентының «2022 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 9 нчы апрель, 256 нчы номерлы Указы нигезендә, 9 нчы июль – Корбан бәйрәмен үткәрү көне – эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Шул ук вакытта «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 ел, № 1448-XII Татарстан Республикасы Законының 1 статьясының 5 бүлеге нигезендә ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 статьясының 1 бүлеге нигезендә эш көне яки эшләми торган бәйрәм көненә кадәрге сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә.
Шулай итеп, 2022 елда 8 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International