Актанышның проектлары 1 млн сумлык ярдәмгә ия булды

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

26 июнь Казан шәһәренең "УРАМ" паркында үткән Яшьләр көне бәйрәмендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында грантлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Безнең "Яшьлек» яшьләр үзәге 2022 нче елда гамәлгә ашыралачак 780 000 сумга "Белем бирү моделе " Төпле шәхес" проектына, Яңа Әлем мәктәбе "Авыл туристик велопоходы" проекты белән 220 000 сум  ярдәм алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International