"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" - 4-11 сыйныф укучылары арасындагы республика олимпиадасының йомгаклау этабы буенча җиңүче һәм призлы урын алучыларны әзерләүдә республикада лидерларның берсе! Шушы көннәрдә, Казанда 2021-2022 уку елының олимпиада хәрәкәтенең нәтиҗәләре барланды. Гимназия әйдәп баручы гомуми белем бирү оешмалары рейтингында беренче урында бара.
Аларның 33 призлы урын.
Икенче урынны 25 диплом белән Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназия-интернаты алып тора.
Өченче баскычка 22 призлы урын иясе - Казан Федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе лаек булды.
Актаныш муниципаль районы «Аерым предметларны тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе» 18 белем бирү йорты арасында 11 призлы урын белән 14 урында бара. Афәрин!