Райондашларыбыз ярдәме белән җыеп җибәрелгән күчтәнәчләр, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә барып җитте. Якташыбыз Вәсим Вахитов ярдәме белән булдырылган, махсус җиһазланган броньле УАЗ-Патриот автомобиле егетләргә тапшырылды.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 17 февраль 10 сәгатькә кадәр. 2023 елның 18 февраль
Көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/4952304
"Бүген Казанда булу форсатыннан файдаланып, госпитальдә дәваланып яткан Әлем егете Рафикның хәлен белеп, күчтәнәчләр китердек. Терелергә һәм исән-имин туган якларга кайтырга язсын!" дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында.
Кичә, җылы кышның сихри кичен бушка үткәрми һәвәскәр чаңгычыларыбыз "Бүләк" чаңгы трассасында көч сынашты. Биредә яшьләр дә, өлкән яшьтәге спорт сөюче райондашларыбыз да катнашты.
Бүген район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге вәкилләре, район мәгариф бүлеге һәм юллар өчен җаваплы оешма җитәкчеләре катнашында, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Район хакимиятендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Зарипов Илгизәр Наил улы җитәкчелегендә киңәшмә узды. Биредә 2022 елга йомгак ясап, агымдагы елга бурыч һәм максатлар билгеләнде.
Күз ияләшкән гадәти чара түгел иде ул. Мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе остазлары һәм укучылары белән беррәттән, авыл мәктәпләренең сәхнә тотуы бәйрәмгә үзгә бер ямь кертте.
15 февраль көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – Богады, Әлем, Уразай, Такталачык мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.
Үзе дә, әлеге дәһшәтле елларның шаһиты булган, десант-штурм төркемендә канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан кешеләрнең берсе ул.
Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә "Таң" хуҗалыгында еллык эшчәнлеккә багышланган чираттагы гамәли сөйләшү узды. Хуҗалыкның амбары, техника ремонты һәм терлекчелек тармагы күз уңыннан кичерелде.