Бүген, 15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында зур әһәмияткә ия хәрби-патриотик чара узды. Күз ияләшкән гадәти чара түгел иде ул. Мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе остазлары һәм укучылары белән беррәттән, авыл мәктәпләренең сәхнә тотуы бәйрәмгә үзгә бер ямь кертте.
Бирегә Әфган сугышыда һәм Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы көрәшкән ветераннарыбыз чакырулы иде. Үзе дә дәһшәтле елларның шаһиты булган район башлыгы Ленар Зарипов аларга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук, бүгенге көндә махсус хәрби операция кысаларында Украинада неонацизм белән көрәшкән егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Искә алу кичәсе Җиңү паркында, һәлак булган афганчыларыбызга чәчәк бәйләмнәре кую тантанасы белән тәмамланды.