Райондашларыбыз ярдәме белән җыеп җибәрелгән күчтәнәчләр, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә барып җитте. Якташыбыз Вәсим Вахитов ярдәме белән булдырылган, махсус җиһазланган броньле УАЗ-Патриот автомобиле егетләргә тапшырылды..jpg)
Илтә киткән егетләребез дә кайтыр юлга чыктылар. Битараф булмаган барлык катнашучыларга ихластан рәхмәт! Фотоларны грузны озата киткән Руслан Ханов тәкъдим итте. Егетләребезнең йөзләрен бераз капларга туры килде, гафу итәрсез. Әмма аларның сөенечен бернинди дә "битлек" каплый алмый. Ихластан рәхмәт әйтеп калдылар! Уңышлар аларга! Дөньялар тынычланып, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз!