Район башлыгы Ленар Рафак улы Ватаннан читтә хезмәт иткән сугышчы-интернационалистларны искә алу көне белән тәбрик итте

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Үзе дә, әлеге дәһшәтле елларның шаһиты булган, десант-штурм төркемендә канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан кешеләрнең берсе ул.


"Хөрмәтле райондашлар! Бүген без Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алабыз. Сагышлы да һәм шул ук вакытта илебез тарихында тирән, онытылмас эз калдырган мөһим даталарның берсе ул.
Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Озакка сузылган, канкойгыч сугышта йөздән артык райондашыбыз катнашты. Җиде егетебез сугыш кырында һәлак булды.
Әлеге көн әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган сугышында һәм Төньяк Кавказда террочылыкка каршы көрәштә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез.
Россия бүгенге көндә дә җитди сынаулар алдында тора. Егетләребез, безгә Бөек Җиңү бүләк иткән ата-бабаларыбызның рухына тугры калып неонацизм белән көрәшәләр. Украинада үткәрелгән махсус хәрби операция - бу, барыннан да элек, безнең һәм киләчәк буынның тынычлыгы өчен көрәшү. Бүгенге көндә хәрби бурычларын үтәгән барлык егетләребезгә рәхмәт әйтәбез һәм аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Аларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү - безнең төп бурычларның берсе. Форсаттан файдаланып, барлык битараф булмаган райондашларыбызга, иганәчелек ярдәме күрсәткән район оешма-предприятие җитәкчеләренә, волонтерларга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Исән-сау булып, киләчәктә дә бергә һәм бердәм булып эшләргә, яшәргә язсын! " дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында https://t.me/zaripov_lR

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International