Район башлыгы Ленар Рафак улы, яраланып, Казан госпиталендә дәваланган Рафик Гыйлфанов янында булып күчтәнәчләр тапшырды

2023 елның 17 феврале, җомга

Район башлыгы Ленар Рафак улы, яраланып, Казан госпиталендә дәваланган Рафик Гыйлфанов янында булып күчтәнәчләр тапшырды.

"Бүген Казанда булу форсатыннан файдаланып, госпитальдә дәваланып яткан Әлем егете Рафикның хәлен белеп, күчтәнәчләр китердек. Терелергә һәм исән-имин туган якларга кайтырга язсын!" дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында https://t.me/zaripov_lR

Рафик, махсус хәрби операциягә икенче төркем мобилизацияләнгән райондашларыбыз белән киткән иде. Яралангач, дәваланырга дип туган якларына кайтардылар. Бүгенге көндә хәле яхшы, шөкер алга таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International