Кичә, җылы кышның сихри кичен бушка үткәрми һәвәскәр чаңгычыларыбыз "Бүләк" чаңгы трассасында көч сынашты. Биредә яшьләр дә, өлкән яшьтәге спорт сөюче райондашларыбыз да катнашты.
Җиңүчеләрне, үзе дә кышның һәр рәхәт көнен чангы шууга багышлаган "БлагоДарение" хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салихов хөрмәтләде.