Ленар Зарипов: "Бүгенге көндә төп бурычларның берсе - ашлама туплау"

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә "Таң" хуҗалыгында еллык эшчәнлеккә багышланган чираттагы гамәли сөйләшү узды. Хуҗалыкның амбары, техника ремонты һәм терлекчелек тармагы күз уңыннан кичерелде.

"Хуҗалыкның потенциалы зур һәм бүгенге көндә ирешелгәннәр белән генә чикләнү дөрес түгел. Кайсы гына хуҗалыкны алсак та, аның икътисадының төп нигезен сөтчелек тәшкил итә. "Таң" хуҗалыгына бу юнәлештә бераз тырышлык куярга кирәк. Язгы кыр эшләренә әзерлек уңаеннан ашлама туплау да - бүгенгә төп максатларның берсе. Район буенча әлегә эш сүлпән бара. Игенчелек өлкәсендә дә итәк-җиңнәрне җыяр вакыт. Язгы чәчүгә тулы әзерлек белән кереп китеп, көзләрдә мул уңышларга сөенергә язсын" дип ассызыклады Ленар Рафак улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International