ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга
7 март көнне Күҗәкә авыл клубында яшь җырчылар Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановларның концерты булды.

   10 нчы март көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Ханым - солтаным" дип исемләнгән яз бәйрәме үткәрелде.

Бүген мәктәбебезнең 1 нче класс укучылары әлифба белән саубуллашты. Балаларының шатлыгын уртаклашырга килгән әти-әниләр шигырь-җырлар тыңлап хозурландылар. Балаларга исә Гыйлем иясе алып килгән зирәклеккә сораулар бигрәк тә ошады. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Мәктәбебездә математика атналыгы дәвам итә. Бүген математика укытучысы Әюпова Гөлфирә Әхмәтшәех кызы 10 нчы класслар арасында “Көчсез буын” ярышы үткәрде. Җиңүче булып Әюпов Шамил калды.

8 март  Карт авыл клубында Ильясов Фирдинатның иҗат кичәсе.

Өстәл теннисы буенча 1-5 март көннәрендә Казанда XI укучылар Спартакиадасы һәм параллель рәвештә 2002 елгылар белән кечерәкләр катнашында Татарстан беренчелеге узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International