Актаныш районы командасы икенче урынны яулады!

2017 елның 10 марты, җомга

Өстәл теннисы буенча 1-5 март көннәрендә Казанда XI укучылар Спартакиадасы һәм параллель рәвештә 2002 елгылар белән кечерәкләр катнашында Татарстан беренчелеге узды.

Республика район командалары арасында Актаныш балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең Илназ Сәрвәров, Булат Солтанов, Булат Шәкүров, Гомәр Гәрәев, Камилә Шиһапова, Сөмбел Шәйхразиева, Диләрә Зәкиева составындагы команда Саба егет-кызларыннан гына калышып, мактаулы II урынны алып кайттылар.

Шәһәрнекеләр арасында исә безнең малайлар командасы III, гомуми нәтиҗә буенча, Түбән Кама спортчыларыннан нибары бер очкога калышып, IV урынны яуладылар.

Хәзерге көндә Казанда Олимпия резервы училищесында укучы Марат Солтанов Актаныш өчен чыгыш ясап, парлы разрядта һәм катнаш беренчелектә Татарстан чемпионы исеменә ия булды. Остазлары – Булат Солтанов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International