Ханым - солтаным

2017 елның 10 марты, җомга

 10 нчы март көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Ханым - солтаным" дип исемләнгән яз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә "Балкыш" кызыксыну клубы кешеләре килгән иде.  Төрле конкурсларда кунаклар көч сынаштылар. Яз, чәчәкләр, әниләр  турындагы җырларны башкардылар. Мәдәният хезмәткәрләре дә концерт номерлары белән кунакларны сөендерделәр. Шәмсия Җиһангирова, Хәсән Туфаннарның шигырьләре кичәбезне ямьләде. Чәй табыны янында кичә күңелле итеп үткәрелде, кунаклар өйдә укырга  китаплар алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International