ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кәзкәй авылы китапханәсендә "Курчаклар. Балалар. Китаплар." исемле уен формасында тематик кичә үткәрелде. Беренче курчаклар борынгы  Мисыр вакытыннан бирле билгеле, ул вакыттка алар уенчык буларак түгел, ә ритуалларда, бәйрәм тантаналарында, төрле вакыйгалар вакытында кулланылганнар. Борынгы Римда 10- 15см дагы балчыктан ясалган фигураларны мода күрсәтүдә файдаланганнар.

9 нчы март көнне барлык 5-10 класс укучылары да, өч командага бүленеп, төрледән-төрле биремнәр үтәделәр. Эстафета ярышларында, мылтык сүтеп-җыюда, турникта күтәрелүдә, кызлар чәчен үрүдә һәм башка бик күп төрләрдә үзләренең җитезлекләрен һәм уңганлыкларын күрсәттеләр алар. Нәтиҗәдә “Акчарлаклар” командасы җиңүгә иреште.

7 март көнне Меңнәр авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Әниемнең йомшак куллары" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.

8 март Кәзкәй мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Сез тормышыбыз яме" исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Чыннан да гүзәл затлардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Кичә алып баручыларның шигъри юллары, матур сүзләре, яшьләрнең дәртле биюләре, моңлы җырлары белән аралаштырып алып барылды. Әдәби әсәрләрдән өзек, презентация күрсәтелде. Илебездә бер генә хатын - кыз да бу көнне игътибардан читтә калмасын иде дигән теләктә кичәбезне тәмамладык.

Күҗәкә авыл мәдәнит йортына һәр көнне  үзешчәннәр репетициягә җыелып тиздән булачак смотр концертына әзерләнәләр.

Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы сайтын кулланучылар!

8 март көнне Иске Айман мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан ял кичәсе үткәрелде.

7 март көнне мәдәният йортында "Ягез әле, кызлар! " бәйгесе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International