9 нчы март көнне барлык 5-10 класс укучылары да, өч командага бүленеп, төрледән-төрле биремнәр үтәделәр. Эстафета ярышларында, мылтык сүтеп-җыюда, турникта күтәрелүдә, кызлар чәчен үрүдә һәм башка бик күп төрләрдә үзләренең җитезлекләрен һәм уңганлыкларын күрсәттеләр алар. Нәтиҗәдә “Акчарлаклар” командасы җиңүгә иреште.