Кәзкәй мәдәният йорты яңалыклары.

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

8 март Кәзкәй мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Сез тормышыбыз яме" исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Чыннан да гүзәл затлардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Кичә алып баручыларның шигъри юллары, матур сүзләре, яшьләрнең дәртле биюләре, моңлы җырлары белән аралаштырып алып барылды. Әдәби әсәрләрдән өзек, презентация күрсәтелде. Илебездә бер генә хатын - кыз да бу көнне игътибардан читтә калмасын иде дигән теләктә кичәбезне тәмамладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International