Кәзкәй авылы китапханәсендә "Курчаклар. Балалар. Китаплар." исемле уен формасында тематик кичә үткәрелде. Беренче курчаклар борынгы Мисыр вакытыннан бирле билгеле, ул вакыттка алар уенчык буларак түгел, ә ритуалларда, бәйрәм тантаналарында, төрле вакыйгалар вакытында кулланылганнар. Борынгы Римда 10- 15см дагы балчыктан ясалган фигураларны мода күрсәтүдә файдаланганнар. Башлангыч класс укучылары кичә барышында үзләренең курчаклары белән чыгыш ясадылар. Китапханәче курчаклар тарихы белән таныштырды. Балалар чыгышында Ә. Бикчәнтәева, Б. Рәхмәт, Җ.Тәрҗеманов, Х.Халиков, Ә.Кари, Нур Гайсин һәм Р.Шәехованың китаплары кулланылды. Китапханәдә яңа эш формалары куллану, балаларны курчаклар белән таныштыру, матурлыгына соклану, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, татар халык иҗатына кызыксыну уяту максаты белән үткәрелде әлеге кичә.