Актанышта - “ГТО Фестиваленең” зона этабы узды

2017 елның 10 марты, җомга

9 март көнне Актаныш муниципаль районында “ГТО Фестиваленең” II зона этабы узды. Биредә Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарыннан  9 дан алып 70 яшькәчә  28 спорт сөюче катнашты.

Яшь төркемнәре буенча бүленеп спортчылар “Актаныш” универсаль спорт комплексында, “Дулкын” бассейнында һәм “Бүләк” чаңгы-роллер трассасында көч сынаштылар.

“ГТО Фестивале” программасына түбәндәге спорт төрләре керде – тартылу, күтәрелү, гер спорты, пресс, баскан хәлдә алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, ату, йөзү һәм чаңгы ярышлары.

Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча актанышлылар беренчелекне яуладылар һәм Казан шәһәрендә узачак “ГТО Фестиваленең” финал өлешендә катнашу өчен юллама алдылар.

Икенче урында исә Мөслим районы командасы, минзәләлеләр – өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International