Бүген мәктәбебезнең 1 нче класс укучылары әлифба белән саубуллашты. Балаларының шатлыгын уртаклашырга килгән әти-әниләр шигырь-җырлар тыңлап хозурландылар. Балаларга исә Гыйлем иясе алып килгән зирәклеккә сораулар бигрәк тә ошады. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!