13 мартта Татарстанда “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!“ Бөтенроссия акциясенең беренче этабы старт ала.
Акциянең төп максаты – татарстанлыларның игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына юнәлдерү, җәмәгатьчелек һәм наркотиклар әйләнешен контрольләүче органнар, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратураның көчен берләштерү, шулай ук авыр хәлгә юлыккан кешеләргә бушлай ярдәм күрсәтү.
24 мартка кадәр “ кайнар линия“ телефоннары эшләячәк, аларга Татарстан халкы шалтыратып, үзенең хәбәрен җиткерә ала.
Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольләү идарәсе телефоннары: 8 (843) 274-30-30, 273-43-45. Гражданнар ФСКН хезмәткәрләренә файдалы мәгълүматны аноним рәвештә җиткерә һәм наркотик кулланучы кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча киңәш ала алалар. ufskn.tatar.ru сайтында интернет-кабул итү ноктасы да эшли.