ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Актаныш районында үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары иртәнге 7 сәгатьтән ачылды. Авыл җирлекләрендә барлыгы 46 сайлау участогы эшли. Районда барлыгы 22906 сайлаучы, шуларның 7359 ы Актаныш авылында.

Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Татарстан бюджетыннан  җыелган акчалар суммасыннан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да өстенлекле мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла.

 


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Казанда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең конференциясе узды. Анда узып баручы елга нәтиҗә ясадылар һәм 2019 елга бурычлар билгеләделәр.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан Төбәкара бүлегенең ХХVIII конференциясендә Фәттахов Энгель Нәвап улы - Актаныш җирле бүлекчә секретаре, сәяси Совет Рәисе; Исламова Зәһинә Гафурҗан кызы - Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе; Вахитов Ильшат Рәфит улы – “Яшьлек” башлангыч партия оешмасы секретаре, сәяси Совет әгъзасы катнаштылар.

 

 

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе, сәяси Советы еллык эшчәнлек буенча нәтиҗәләр чыгарганда аеруча активлык күрсәткән партиядәшләрне  бүләкләде.

 Төбәкара сәяси Советның  Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

-Партия эшчәнлегендә актив, намуслы һәм эчкерсез хезмәте өчен җирле бүлекчә секретары вазифасын вакытлыча башкарган, җирле сәяси Совет әгъзасы булган Кәрамов Айрат Сөнәгать улы;

-Татарстан бүлекчәсе сәяси Советы исеменнән фракция эшчәнлегенә саллы өлешен керткән, сәяси Совет әгъзасы – Бариев Илфак Шамил улы.

Җирле бүлекчә тарафыннан игълан ителгән республика конкурсларының район этабында җиңүчеләр:

 -“Самое лучшее первичное отделение” конкурсында Сәфәр башлангыч оешмасы җиңү яулады.

 

“Лидер года” конкурсы җиңүчесе Актаныш җирле бүлекчәсе секретаренең Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде:Күҗәкә башлангыч оешмасы җитәкчесе – Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова.

“Дети рисуют страну” проекты буенча җиңүче - Такталачыктан Газетдинова Гөльяр.

 

Парад Победы проекты делегаты Богадыдан Хәбибуллин Риназ Ришат улы.

 

Актаныштан Назил Назиф улы Латипов  Яшь гвардиячеләрнең эшчәнлеге өчен бүлекчәнең башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

-Көрәш дөньясына танылган батырлар биргән әти, үз төбәгенең хөрмәткә ия хезмәт кешесе – Илфат Әнвәров,  гап-гади авыл механизаторы 12 ел рәттән Актаныш сабантуеның баш батыры калып та үзенчәлекле рекорд куйды заманында. Актанышта, республикада Әнвәровлар көрәшчеләр буларак билгеле. Илфат, уллары Илфир, Айнур, Тәүфикъ, Шәфкать - бар да оста көрәшчеләр, танылган батырлар. Барысының да башында Илфат абый торды, - дип, бүген – 17 ноябрь көнне “Актаныш” спорт үзәгендә Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш бәйгесен ачу тантанасында яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итте Актаныш көрәш федерациясе рәисе – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов.

Хөрмәтле сайлаучы!

Сезне 2018 елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарның үзара салымы буенча җирле референдумда тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Ул сез беркетелгән сайлау участогының тавыш бирү бинасында үткәреләчәк.

Үзегез белән паспор алырга онытмагыз !!!

Участок сайлау комиссиясе

 


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хәбәр иткәнчә, Росреестр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын алып баруның федераль дәүләт мәгълүмат системасына керү ачкычы ярдәмендә мәгълүмат бирү сервисы эшен яңадан башлап җибәргән. Сервис керүче мөрәҗәгатьләрнең кискен артуы аркасында килеп чыккан куркынычларны бетерү зарурлыгы белән бәйле рәвештә вакытлыча сүндерелгән иде. Росреестр сервис эшен кыска вакыт эчендә торгызу өчен барлык техник һәм оештыру ресурсларын мобилизацияләде. Татарстан Росреестры гариза бирүчеләрнең игътибарын ЕГРН ФГИСЫНА керү ачкычы ярдәмендә мәгълүматлар бирү сервисының эшен туктатып тору Росреестрның дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессына йогынты ясамады. Росреестрның барлык хезмәтләре, хокукларны теркәүне, кадастр исәбен алуны һәм ЕГРНнан мәгълүмат бирүне дә кертеп, штат режимында КФҮ – МФЦ офисларында да, электрон рәвештә дә күрсәтелгән.

«ТР сатып алуларны үстерү үзәге» ТР ДУП Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе белән берлектә 2018 елның 28 ноябрендә «Дәүләт сатып алулары һәм СМП: үсеш нәтиҗәлелеге һәм перспективалары»темасына Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр белән түгәрәк өстәл планлаштыра. Түгәрәк өстәлнең максаты - заказчылар һәм сатып алуларда катнашучылар арасында ачык, конструктив диалогны тәэмин итү, шул исәптән МСП белән, заказ бирүчеләр һәм сатып алуларда катнашучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча сатып алуларның нәтиҗәлелеген тәэмин итүче тәкъдимнәр эшләү.

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» федераль законны гамәлгә ашыру максатларында  20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырылачак.

Бу көнне Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында балаларның хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай хокукый консультация чаралары үткәрү планлаштырыла.

“Яшьлек” мәдәни үзәгендә 9-12 сәгатьләрдә район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов җитәкчелегендә һәр юнәлеш  буенча да компетентлы белгечләр кабул итү үткәрә.

Балалар иҗат үзәге базасында “Буыннар бердәмлеге” дип исемләнгән семинар узды. Семинарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан алынган грант кысаларында “Егоза” белем бирү үзәге уздырды. Проектның җитәкчесе “Егоза” белем бирү үзәге директоры педагогик фәннәр кандидаты Реснянская Наталья Леонидовна.  Семинарны педагогик фәннәр кандидаты, яшүсмерләр һәм педагоглар өчен  күп  программалар һәм проектлар авторы  Дергунов Владимир Александрович үткәрде. Беренче өлештә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, класс җитәкчеләре, икенче өлештә балалар бакчасы тәрбиячеләре, педагог-психологлар, ата-аналар катнашты. Автор “Буыннар бердәмлеге” интерактив программасы белән таныштырды һәм аның белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты.  Семинар эшлекле һәм файдалы узды.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева каты авырудан соң вафат булды. Район башлыгы Энгель Фәттахов  Сәкинә Шәймиева вафаты уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде. Казандагы “Мәрҗани” мәчетендә җомга намазы укылганнан соң, Сәкинә Шәймиевага җеназа намазы укылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International