19 ноябрь көнне Актанышка булган эшлекле сәфәре кысаларында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов Актаныш гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән дә танышты. Кунаклар игътибарына гимназия укучылары һәм укытучы-тәрбиячеләр коллективы тарафыннан тормышка ашырылып килүче проектлар тәкъдим ителде. "Ак җилкән" газетасы, робототехника, "Кызыклы тәнәфес" электрон кулланмасы, 3D-проекция, "Шәкерт" электрон белем порталы, төрек телен өйрәнү һ.б. түгәрәкләр эшчәнлеген министр зур кызыксыну белән күзәтте.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге Р.Мустафин исемендәге “Ак фильм” киностудиясендә шөгыльләнүче балалалар белән (җитәкчесе Хаҗиева Алмазия Индус кызы) «Актанышым – Ак илем» проекты буенча эшен дәвам итә. Алмазия Индус кызы һәр атнаның чәршәмбесендә архивның уку залында дәресләрен алып бара, балалар архив бүлеге грантка откан яңа җиһазларда сюҗетлар төшерәләр, аларны бергәләп карыйлар һәм анализ ясыйлар.
16 ноябрь көнне «Тылсым» мәктәп- балалар бакчасында Актаныш балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере сыман без бердәм һәрвакыт ” исеме астында беренче сыйныф укучылары(Гафурова Алсу Илгиз кызы) белән толерантлык дәресе үткәрделәр. Әлеге дәрестә укучылар Толерантлык көненең тарихы белән таныштылар, презентация карадылар. Укучылар белән “Толерантлык” сүзенең мәгънәсе, әлеге сүзнең актуальлеге турында сөйләшүләр алып барылды. Әлеге әңгәмәдә толерант мөнәсәбәтләргә, толерант шәхес, тәрбияви максатларга аеруча басым ясалды. Рус, чит ил һәм татар әдәбиятендә толерантлык күренешенә ия булган әкиятләргә кузәтү ясалды. Балаларга толерантлыкның символын ясау аеруча ошады.
Күҗәкә авыл китапханәсенә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар экскурсиягә килделәр. Балаларны шат күңел белән китапханәче Ләйсән Акмалова каршы алды. Ул балаларны китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук балалар шагыйрьләренең иҗатына багышланган буктрейлер да балалар күңеленә хуш килде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.
18 ноябрь көнне референдумда катнашучы 22813 кешенең 15555е референдум ны яклап тавыш бирде - 83,92 процент.
Бүген – 19 ноябрь көнне Такталачык авылында 200 урынлык җәмәгать үзәге тантаналы төстә үз ишекләрен ачты. Авыл халкының сөенечле мизгелләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов уртаклашты.
Бай тарихлы, татар дөньясына Мөхтәр Мутин, Гамил Авзал, Альберт Фәтхи кебек данлыклы мәшһүр шәхесләрен биргән Такталачык авылының җәмәгать үзәген ачканнан соң, Рафис Тимерхан улы авыл белән танышты. Яңа төзелеп ачылган мәчеттә һәм Такталачык мәктәпләрендә булып, авыл халкы, мәктәп укучылары белән аралашты ул.
-Актаныш районы Пучы авылында яңа балалар бакчасы төзергә кирәк, - әлеге фикерне ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган ягына кайткач, якташларының үтенече буларак җиткерелгән иде.
Халык соравы игътибарсыз калмады. Тиз арада төзелеш эшләре башланып китте, бер ел эчендә мәһабәт бина сафка басып, бүген – 19 ноябрь көнне “Сандугач” балалар бакчасы тантаналы төстә үз ишекләрен ачты. Авыл халкы, балалар белән сөенечле мизгелләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов уртаклашты.
Актаныш районында көндезге уникегә гә барлык сайлаучыларның 38, 33 проценты үз тавышын бирде.
Авыл җирлекләрендә барлыгы 46 сайлау участогы эшли. Районда барлыгы 22906 сайлаучы, шуларның 7359 ы Актаныш авылында.
Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Татарстан бюджетыннан җыелган акчалар суммасыннан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да өстенлекле мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла.
Һәр җирлекнең үз проблемасы бар. Үзара салым программасы нигезендә, Актаныш үзәгендә һәм авылларда юл эшләре башкарыла, зиратлар төзекләнә, су башнялары, кое, чишмә тирәләре, территорияләр, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл тирәләре тәртипкә китерелә, алар өчен төзелеш материаллары кайтарыла, яңалары сафка баса, урам утлары, суүткәргечләр ремонтлана, гидрантлар урнаштырыла, елга аша күперләр, балалар мәйданчыклары төзелә, су мәсьәләсе уңай хәл ителә. Һәр җирлек актив эшли - халык үзен борчыган сорауның чишелешен планлаштыра үзара салымда җыелган акчага. Безнең керткән акча республикадан дүрткә арттырылып кайта. Шуна күрә, мин ышанам, район халкы бүген дә референдумда актив катнашыр, үз тавышын бирер.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән иртәнге 8 сәгатьтә Актаныш авылындагы Ленин проспектында урнашкан технологик техникумга - 621 нче сайлау участогына референдумда катнашу өчен килде.
Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алдылар һәм кабиналарга кереп, үз тавышларын бирделәр. Берничә секундтан соң һәркайсы тутырылган бланкларны үтә күренмәле урнага салды.