ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

-Эшмәкәрләр – батыр кешеләр. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә яисә башка җаваплы өлкә булсынмы, сез бизнесны идеясын тормышка ашырудан ук башлап аякка бастыргансыз. Һәр көнне тынгысыз хезмәттә, уйда, хәрәкәттә сез. Үзегез өчен үзегез җавап бирәсез, хәтта алай гына да түгел, хезмәткә алган кешеләр, аларның тотрыклы хезмәт хакы алуы, иминлеге өчен дә җавап бирәсез. Салымын да вакытында түләргә кирәк, җитештергән хезмәтне яисә товарны да  базарда үз маркаңны, дәрәҗәнне булдырып, отышлы итеп сата белергә  кирәк. Моннан тыш, нинди генә күзәтчелек органнары килеп тикшерми сезне. Закондагы үзгәрешләрдән, яңалыклардан да хәбәрдар булу мөһим. Без сезнең эшчәнлеккә, тәкъдимнәргә, хәл итәсе мәсьәләләргә битараф түгелбез. Хакимият бизнеска үсү өчен терәк һәм ярдәмче булырга тиеш, без сезнең белән даими элемтәдә булып, хәбәрләшеп, киңәшләшеп эшләргә телибез. Сезне борчыган сорауларны өйрәнеп, чишелешен табып, тәкъдимнәрне, нигезләнгән фикерләрне республика җитәкчеләренә дә җиткереп, нәтиҗәле эшләргә планлаштырабыз. Киләсе очрашу гыйнвар аенда булачак. Аңа кадәр кергән сораулар өйрәнелеп, аларны хәл итү буенча хисап тотачакбыз. Аралашу, элемтә өчен үзем дә, урынбасарларым да һәрвакыт ачыкмын, бергәләп, тиз арада хәл ителгән сорау - бизнеска тоткарлык тудырмый эш оештыру өчен тәҗрибә ул.

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе  нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия   гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

 

Актаныш районында  кабул итү  район башкарма комитеты бинасында( Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 нче йорт) үткәреләчәк.

Мөрәҗәгать итүчеләрне Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ш. Бариев кабул итәчәк.

Алдан язылу таләп ителми.

Белешмәләр өчен телефон – 8(85552) 3-44-12.

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә шулай ук һәр авыл җирлегендә дә авыл башлыклары 12.00-20.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итәчәк.

 

Мебельгә, ишек-тәрәзәләргә индивидуаль үлчәмнәр буенча заказ биргәндә, без еш кына сатучы белән түгел, бәлки аның вәкиле белән аралашабыз. Шуңа күрә сату-алу турында түгел, ә хезмәт күрсәтү турында килешү төзелә. Килешү төзегәндә, шуңа игътибар итегез:  килешүдә товар өчен генә түгел, бәлки аны үз вакытында  китереп бирү өчен җаваплылык, китереп бирелергә тиешле әйберләр исемлеге һәм килешүдә китереп бирү турында башка шартлар күздә тотылган булырга тиеш.

 

Эш башкаручының килешү төзелгәнче кулланучыга, дөрес сайлап алу мөмкинлеген тудыру өчен, күрсәтелә торган хезмәтләр (башкарыла торган эшләр) турында кирәкле, дөрес мәгълүматлар тапшыруы шарт.

Актаныш муниципаль районының башкарма комитеты оешма-предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә түбәндәге мәгълүматны җиткерә.

«ПРАВО» (АНО ДПО «ПРАВО») коммерцияле булмаган өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә 6 декабрь көнне 14 сәгатьтә(семинар вакыты ике сәгать) түләүсез республика семинары уздыра.

Хезмәт урыннарында имгәнүләрне булдырмау буенча үткәрелүче семинар Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына караган оешма-предприятие вәкилләре өчен оештырыла.

Семинарда катнашучыларны теркәү вакыты – 13.00-14.00 сәгать.

Үткәрү урыны – Казан шәһәре, Волгоградская урамы, 47 нче йорт, 9 нчы кат, актлар залы.

Семинарда катнашу өчен е-mail: kazan@pravo-ros.ru электрон почтасына заявка җибәрү кирәк.

Элемтәгә керү, аралашу өчен җаваплы кешеләр Сергеева Ольга Анатольевна (эш телефоны: 8(843)203-94-51, кәрәзле телефон: 8 917-92-39-794), Стриженко Екатерина Сергеевна (кәрәзле телефон: 8 917-29-87-235).

Тулы мәгълүматны  www.kazan-pravo.ru сайтында алырга мөмкин.

03.07.2016 №237-ФЗ  “Дәүләт кадастры бәяләве турындагы”  федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турындагы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 30.10.2018 №3647-р боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастры бәяләве үткәрү нәтиҗәләре расланды.

Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турындагы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 30.10.2018 №3647-р боерыгы  Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгында 16.11.2018 №4973 теркәлде.

 

Боерыкның күчермәсе, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастры бәяләве үткәрү нәтиҗәләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында “Дәүләт кадастры бәяләве” бүлеге астындагы “Гамәлдәге дәүләт кадастры бәяләве нәтиҗәләре” бүлекчәсенең “ТР авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләр” бүлекчәсендә урнаштырылган.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар ункөнлеге якынлашкан көннәрдә Актаныш район башлыгы каршында эшләүче район Җәмәгатьчелек советы 29 ноябрь көнне Яңа Әлем җирлегендә инвалидлар белән очрашты.

Җирлекнең инвалидлар оешмасы  рәисе Нурия Шәймурзина Яңа Әлем җирлегендә инвалидларның яшәеше, тормыш-көнкүреше, аларны борчыган сораулар белән таныштырды. Җирлектә 69 инвалид яши. 2018 елда район инвалидлар оешмасына 4 кеше матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Барлыгы 42 000 сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

Яңа Әлем авыл җирлегенә караган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар район социаль яклау бүлеге һәм район инвалидлар оешмасы үткәргән чараларда актив катнашалар. Фәнил Шакиров, Илнар Хуҗин, Марсель Фәррахов, Роза Фәйзуллина, Гәүһәрия Хөсәенова, Мәдәния Авзалова, Рафаэль Гыйльфанов, һ.б.лар.  Татарстанда үткәрелә торган ярышларда Актаныш данын яклап Фәнил Шакиров, Марсель Фәррахов чыгыш ясый. Кул эшләре, иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә бар араларында. Мәсәлән, Мәдәния Авзалова төрле үрнәктә бәйләмнәр бәйли, Роза Фәйзуллина мөнәҗәтләр, шигырьләр иҗат итә.

Инвалидлардан кергән сорауларны авыл башлыгы Дилбәр Әнвәрова белән бергәләп хәл итәләр, чишү юлларын эзлиләр, четерекле очраклар туганда район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр. Һәр елны инвалидлар декадасы вакытында хуҗалыкта эшләп чыккан мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларга “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин ярдәме белән күчтәнәч-пакетлар тапшыралар.

Район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары Фәнил Шакировның һәм бер гаиләдә өч инвалид яшәүче Зөбәрҗәт апа, уллары Илдус, Тәлгать Закировлар белән очрашып сөйләште, хәлләрен белеште.

Бүген – 29 ноябрь  көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов  шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап  улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен  бирде.

“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең 17 еллыгы уңаеннан  Актаныш җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүе атналыгы бара.

 26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр авыл җирлеге депутатлары урыннарда халыкны кабул итә. 29 ноябрь көнне район Советы рәисе, политсовет секретаре Энгель Нәвап улы Фәттахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Шамил улы Бариевнең кабул итү көне.

Белешмәләр өчен телефон – 3-21-14.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Фермерлар эшчәнлеге белән танышып, семинар-киңәшмәдә катнашканнан соң, район башлыгы Энгель Нәвап улы үзенең фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты:

- Үз эшен башлаучыга эшмәкәрлеген үстерә бару өчен без районда бар мөмкинлекләрне тудырырга омтылабыз, бүгенге көндә һәр җитештерүче базарда арадашчыларсыз үз товарын кыйммәткә сату максатын куя. Ә сатып алучыга сыйфатлы, экологик чиста продукция кирәк. Моңа ирешү өчен без фермерлар белән эшчәнлекне җанландырып, аларның сорауларын, теләкләрен искә алып, район хуҗалык җитәкчеләре катнашкан киңәшмәләргә, семинарларга, юнәлешле укытуларга чакыра башладык. Үз эшен заманча югарылыкта башкарган эшмәкәр генә бүген конкуренциягә сәләтле. Ә максатчан дәүләт ярдәмнәре үз эшенне тиз арада табышка эшләтә башлауда көчле этәргеч. Республикада фермерлар эшчәнлегенә юнәлдерелгән өч программа эшли.

 “Башлангыч фермер” гранты күләме үсемчелек, яшелчә үстерү, кошчылык, куян асрау, җиләк үстерүчеләргә 1,5 млн сумга кадәр, мөгезле эре терлек симертү һәм сөтчелек программасы буенча эшләүчеләр исә 3 млн сум.

“Гаилә фермасы”н үстерүгә юнәлтелгән программа күләме 10 млн сумга кадәр. Мөгезле эре терлек һәм сөтчелек белән шөгыльләнүче фермерларга ул – 10 млн сум, кошчылык, ат, сарык үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә 7,5 млн сумга кадәр каралган.

Кооперативлар үстерүгә юнәлдерелгән программа 3 ел күләмендә эшли. Аның суммасы быел бер кооперативка 35 млн сумга кадәр дип билгеләнде.

Газинур Әмировның фермерлык эшчәнлегенә тартылуына 21 ел. 1997 елдан  терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. 470 гектар җире бар. Шуның эченнән 240 гектары сөрем җире. Пилорамасы бар. 2009 елда терлек торагы төзү өчен – 500 000, 2010 елда терлек алу өчен 700 000 сум ЛПХ кредиты ала. Бүгенге көндә 151 эре малы бар аның - 71 сыер, 49 бозау, 30 үгез, 12 сарык, 3 ат. Матди-техник базасын да туплаган, яңарткан  фермер. Терлекләргә терлек азыгын үзе үстерә, фуражны, печәнне, сенажны да үз көче белән әзерләп, мулдан кышка әзерләп куя. Заман таләпләренә туры килгән гаилә фермасында сөт саву линиясе, сөт суыткыч урнаштырган, ТСН көйләгән. Техника җаен белүенә иҗади  уйлап эшләве дә кушылган. Суны җылыту системасын һәм терлекләргә печән, сенаж салу урынын уңайлы булырлык итеп үзе уйлап табып, үзе эшләтеп куйган. Гади, уңайлы, нәтиҗәле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International