Инвалидлар ункөнлеге якынлашкан көннәрдә Актаныш район башлыгы каршында эшләүче район Җәмәгатьчелек советы 29 ноябрь көнне Яңа Әлем җирлегендә инвалидлар белән очрашты.
Җирлекнең инвалидлар оешмасы рәисе Нурия Шәймурзина Яңа Әлем җирлегендә инвалидларның яшәеше, тормыш-көнкүреше, аларны борчыган сораулар белән таныштырды. Җирлектә 69 инвалид яши. 2018 елда район инвалидлар оешмасына 4 кеше матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Барлыгы 42 000 сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.
Яңа Әлем авыл җирлегенә караган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар район социаль яклау бүлеге һәм район инвалидлар оешмасы үткәргән чараларда актив катнашалар. Фәнил Шакиров, Илнар Хуҗин, Марсель Фәррахов, Роза Фәйзуллина, Гәүһәрия Хөсәенова, Мәдәния Авзалова, Рафаэль Гыйльфанов, һ.б.лар. Татарстанда үткәрелә торган ярышларда Актаныш данын яклап Фәнил Шакиров, Марсель Фәррахов чыгыш ясый. Кул эшләре, иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә бар араларында. Мәсәлән, Мәдәния Авзалова төрле үрнәктә бәйләмнәр бәйли, Роза Фәйзуллина мөнәҗәтләр, шигырьләр иҗат итә.
Инвалидлардан кергән сорауларны авыл башлыгы Дилбәр Әнвәрова белән бергәләп хәл итәләр, чишү юлларын эзлиләр, четерекле очраклар туганда район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр. Һәр елны инвалидлар декадасы вакытында хуҗалыкта эшләп чыккан мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларга “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин ярдәме белән күчтәнәч-пакетлар тапшыралар.
Район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары Фәнил Шакировның һәм бер гаиләдә өч инвалид яшәүче Зөбәрҗәт апа, уллары Илдус, Тәлгать Закировлар белән очрашып сөйләште, хәлләрен белеште.