Мебельгә, ишек-тәрәзәләргә индивидуаль үлчәмнәр буенча заказ биргәндә, без еш кына сатучы белән түгел, бәлки аның вәкиле белән аралашабыз. Шуңа күрә сату-алу турында түгел, ә хезмәт күрсәтү турында килешү төзелә. Килешү төзегәндә, шуңа игътибар итегез: килешүдә товар өчен генә түгел, бәлки аны үз вакытында китереп бирү өчен җаваплылык, китереп бирелергә тиешле әйберләр исемлеге һәм килешүдә китереп бирү турында башка шартлар күздә тотылган булырга тиеш.
Эш башкаручының килешү төзелгәнче кулланучыга, дөрес сайлап алу мөмкинлеген тудыру өчен, күрсәтелә торган хезмәтләр (башкарыла торган эшләр) турында кирәкле, дөрес мәгълүматлар тапшыруы шарт.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер кулланучыбыз яңа тәрәзәсендәге кимчелекләрне юкка чыгаруда ярдәм кулы сузуны сорап мөрәҗәгать итте. Ханым агач тәрәзәләргә заказ биргән, әмма эш башкаручы аны начар урнаштырып киткән. Ханым эш башкаручыга мөрәҗәгать иткән. Ул көн саен кимчелекләрне юкка чыгарырга вәгъдә итә, әмма вәгъдәсен үтәми икән.
Килешүны яхшылап укый торгач, анда эш башкаручының адресы да, кимчелекләрне юкка чыгару срокларын бозган өчен җаваплылыгы да күрсәтелмәгәнлеге аңлашылды.
Чаллы территориаль органы белгечләре хезмәт күрсәтү (эш башкару) турында язмача рәвештә килешү, квитанция, башка документ рәсмиләштерергә киңәш итә. Анда түбәндәге мәгълүматларны: материалларның төгәл атамасын, тасвирламасын һәм бәясен; кулланучы тарафыннан хезмәт күрсәтүгә (эш башкару) түләү турында билге яки килешү рәсмиләштергәндә кертелгән аванс (мондый түләү хәл ителгән очракта); заказны кабул итү һәм үтәү даталары; эш нәтиҗәләренә гарантия сроклары (федераль законнар, Россия Федерациясенең башка хокукый актлары нигезендә билгеләнгән очракта); юр. адресын һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең (башкарыла торган эшләр) үзенчәлекләренә бәйле башка кирәкле мәгълүматларны күрсәтеп, эш башкаручы реквизитларын язып кую шарт. Тәрәзәләр, ишекләр, мебель җитештерү буенча эш башкару турында килешүдә (квитанциядә, башка документта) эшләр тасвирламасы (кулланучы имзасы белән, эскиз кушып бирелә); заказны кабул иткән затның вазыйфасы һәм имзасы, шулай ук заказны тапшырган кулланучының имзасы булырга тиеш.